Янгын куркынычлыгы турында уен аша

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ГПН хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районының Мәллә-Тамак башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә  булдылар. Дәрес балаларның янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен арттыру һәм каникулларыннан соң кирәкле белемнәрен яңадан торгызу максатыннан үткәрелде.

Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә алынган мәгълүматны тизрәк кабул итү өчен әңгәмә уен элементлары белән төзелде. Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторы янгын сүндергеченең ничек урнашуын, нинди очракларда кулланырга һәм кайда икәнен ачык күрсәтте һәм сөйләде. Шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү Кагыйдәләре турында да искә төшерде.

Кече яшьтән үк балаларның башларында «шырпы белән уен – куркыныч» дигән катгый төшенчә утырсын өчен мондый дәресләр үткәрелә.

Үткәрелгән дәрес укучыларда утның куркынычлыгы һәм келәмлеге турында танып-белү кызыксынуларын үстерергә, янгын килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга һәм үзеңне куркынычсыз итү өчен нәрсә эшләргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International