Казанда янгында алты кеше һәлак булган

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

23.33 (мск) 21.04.2019 «Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының КХИҮ Баш идарәсе»нә Авиатөзелеш районы, Пестеля ур., 107А адресы буенча шәхси торак йорт яну турында хәбәр килде. Бер катлы шәхси торак йортта пландагы 10х10 метр зурлыкта алты кешедән торган гаилә яшәгән.

Янгын сүндерү вакытында 6 кешенең гәүдәсе табыла:

- 23.53 (мск) 1985 елгы ир-атның.,

- 00.25 (мск) 11 яшьлек малайның;

- 00.37 (мск) 1983 елгы хатын-кызның;

- 00.55 (мск) 9 яшьлек малайның;

- 00.55 (мск) 9 айлык кызның;

- 01.10 (мск) 1955 елгы хатын-кызның.   

Янгынның мөмкин булган барлык сәбәпләре дә эшкәртелә, иң ихтимал – электротехника. Йорт хуҗабикәсе, кызы ире белән һәм өч баласы һәлак була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International