14.31 сәгатьтә хәбәр килде. 29/10. Автозавод проспекты, 13. Тугызынчы катта фатир һәм тугызынчы, унынчы һәм унберенче катларда өч балкон янды. Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны бүлекләре 1 БИС чакыру номеры буенча эшләделәр, янгын сүндерүчеләр биш кешене коткардылар.
Фатирларга куе төтен чыгуга, кешеләр ярдәм сорый башладылар, көчле төтен аркасында янгын сүндерүчеләр аларга сулыш аппаратларыннан коткару битлекләрен кидерделәр һәм баскыч аша чыгардылар.
Зыян күрүчеләр юк.