Янгынга каршы викторина «ут хаталар кичерми»

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Әлмәт шәһәренең «Заря» яшүсмерләр клубында «хаталар уты кичерми» дигән профилактик чара узды. Чараны оештыручылар-клуб педагоглары, ә жюри сыйфатында професионаллар - Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Равил Хөсәенов, Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев, Әлмәт шәһәренең коткару постының фельдшеры Мария Силина, «ВДПО» Әлмәт бүлеге рәисенең беренче урынбасары Гөлиза Хәсәнова чакырылган иде.

Чараның максаты-яшүсмерләрне янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү, шәхси куркынычсызлык һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Үткәрелгән викторинада шәһәрнең «Юность», «Электрон», «Родничок», «Темп», «Планета», «Ракета», «Метеор» яшүсмерләр клублары балалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International