Бу хакта бүген Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев Каратун балалар бакчасында ата-аналар җыелышында чыгыш ясаганда искә алырга карар итте. Балалар ялларын кайда һәм ничек үткәрәләр, алар кем белән дус, нәрсә эшлиләр, кайчан өйдә ялгыз калалар? Фаҗигага юл куймас өчен, бу сораулар өлкәннәрнең даими игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Җыелучыларга торак фондта һәм шәһәр читендәге участокта янгын куркынычсызлыгы чаралары шулай ук җиткерелде.