Казан сөт комбинатында аммиак агу нәтиҗәсендә халык өчен куркыныч янамый

2019 елның 16 августы, җомга

16 августта 14.20 (мск) ФКУ «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КХИҮ ФКУ «РегионСпас» оператив дежур Казан сөт комбинатының әзер продукциясе складында аммиак агуы турында мәгълүмат килде. Вакыйга булган урынга 16 кеше, 5 берәмлек техника җибәрелде.

Сәбәбе ачыклана. Персонал куркынычсыз ераклыкка чыгарылган. 50 метрлы зонада кешеләр юк.

Федераль янгынга каршы хезмәтнең янгын сүндерү бүлекчәләре су пәрдәләрен куйдылар. 50 литрлы резервуар ясаучы патрубкадан аз гына күләмдә аммиак парлары чыга. Предприятие хезмәткәрләре вентильне яптылар. Аммиак чыгуы туктатылды.

Халык өчен куркыныч юк.

ТР Эзләү-коткару хезмәтенең РХМ автомобиле бина тирәсендә химик разведка үткәрде, рөхсәт ителгән чик концентрациядән артык аммиак ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International