Сайлауларның куркынычсыз узды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике мең ярым хезмәткәре сайлаулар уздыру объектларында һәм бәйрәм чаралары урыннарында гражданнарның иминлеген тәэмин иттеләр.

Яшел Үзән муниципаль районында сайлау участокларында кизү тору өчен гарнизонның 98 хезмәткәре җәлеп ителгән. Эвакуация юлларын карау, янгын автоматикасы һәм кешеләргә янгын турында хәбәр итү системаларының төзеклеге, беренчел янгын сүндерү чаралары булу, янгынга каршы эчке һәм тышкы су белән тәэмин итү һәм электр җиһазларының торышы – барысына сайлау участокларында дежурлыкка яклаган һәр хезмәткәр игътибар итте.

 

Резедә Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International