Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнүләре кысаларында чаралар башланды.

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясенең бөтен территориясендә федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнүләре кысаларында «Россия Федерациясе территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы (РСЧС) көчләре һәм идарә органнары белән гражданнар оборонасы чараларын башкаруны оештыру» темасы буенча чаралар үткәрелә. Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча гамәли чаралар 1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр узачак.

         Өйрәнүләрнең максаты булып идарә итүне оештыру мәсьәләләрен эшләү, РСЧС һәм бөтен дәрәҗәдәге Гражданнар оборонасы һәм идарә органнарының гражданнар оборонасы чараларын үтәү буенча практик гамәлләргә әзерлеген тикшерү, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү барышында, шулай ук гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетергәндә барлык җәлеп ителә торган көчләрнең һәм РСЧС чараларының үзара бәйләнешен оештыру тора.

         Татарстан Республикасы территориясендә ГО буенча күнекмә иртәнге сәгать 6да башланды.

         Татарстанда тренировкалар кысаларында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы көчләрен шартлы гадәттән тыш хәлне бетерүгә җәлеп итү турында Карар кабул ителде. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов, республика Гражданнар оборонасы хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

         Татарстан Республикасы башкаласында тренировкалар уздыру өчен дистәгә якын төрле объект җәлеп ителгән. Бүген транспортчыларга, энергетикларга, педагогларга, студентларга, эшче, хезмәткәрләргә һәм башка категория гражданнарга, табигый бәла-казалар, техноген һәлакәтләр һәм хәрби янаулар вакытында гражданнар халкын яклау гамәлләре белән бәйле булган эш киемнәрен радиацион һәм химик яклау костюмнарына алыштырырга туры килде.

         Казанда узган гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләрнең беренче көненең арадаш нәтиҗәләрен чыгарганда шәһәр Башкарма комитетының гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимурханов персоналның билгеләнгән бурычларны үтәүгә әзерлеген югары бәяләде.      Ул шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләренә Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия тренировкасында катнашуга җаваплы якын килүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International