2020 елда Апаста яңа янгын-коткару бүлеге төзелә башлаячак

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 106 нчы яңа бинасы төзеләчәк урында, Апас муниципаль районы халкы өчен истәлекле вакыйга уңаеннан, киләчәк буыннарга юллама белән капсула салу тантанасы булды. Төзелеш 2020 елда башланачак.

106 нчы номерлы яңа янгын-коткару бүлегенә өч машина чыгу урыны булачак. Тәүлек буе дежурлыкта шәхси состав һәм ике янгын автомобиле булачак. Тагын бер автомобиль-резервта. Шәхси состав өчен газ-коткару тренировка базасы, спорт мәйданчыгы һәм хезмәт итү өчен СНИПлар буенча кирәкле башка атрибутлар каралган.

Яңа бинада Федераль янгынга каршы хезмәтнең шәхси составы белән бергә Татарстан Республикасы янгынга каршы дәүләт хезмәте хезмәткәрләре дә кизү торачак. Яңа янгын сүндерү-коткару часте төзелеше тәмамлануга, барлык шәхси состав һәм техника иске бинадан яңа хезмәт итү урынына күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International