Бу бәйрәм көннәрендә Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов һәм Минзәлә янгын-коткару гарнизоны башлыгы Виктор Комаров «ТР буенча 15 нче ФЯХ отряды» ФДКУнең 122 янгын-коткару бүлеге ветераннары һәм пенсионерлары белән очраштылар.
Үткәрелгән акция барышында өлкән яшьтәге 16 гражданга, элеккеге бүлек хезмәткәрләренә һәм ветераннарына 32 автоном янгын хәбәрчесе тапшырылды һәм урнаштырылды.