Көзге-кышкы янгын куркынычы булган чорда профилактик эш дәвам итә

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

«Торак» операциясе кысаларында Әлки һәм Спас муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге хезмәткәрләре күп балалы гаиләләрдә, шулай ук янгын күзәтчелеге инспекторлары исәбендә торучы гаиләләрдә кунакта булдылар һәм профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.

Бүген чираттагы рейд барышында Әлки һәм Спас муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлек начальнигы Радис Инсапов әлеге йортларда яшәүчеләр белән янгынга каршы инструктаж үткәрде. Мондый чараларның төп максаты-көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын өйрәтү, шулай ук шәхси куркынычсызлык һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җаваплы караш формалаштыру.

Рейд барышында шулай ук күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр яши торган йортларда һәм фатирларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International