Театраль тамаша “Уттан саклан”

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр көнкүрештә һәм табигатьтә “Уттан саклан” дип исемләнгән гап-гади янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында театраль тамаша әзерләделәр һәм күрсәттеләр. Малайлар янгын сүндерүчеләр ролен уйнады, ә кызлар коркоркалар биюен башкардылар, калган бер өлеше урманда яшәүчеләр роленә кереп, «ут» дигән бик кайнар темага кызу бәхәсләр алып барды. Чара Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында үткәрелде.

Бу гадәттән тыш хәл булган очракта алар югалып калмаячагына һәм дөрес һәм тиз арада хәл итә алачагына ышаныч бирә.

Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча Районара бүлек начальнигы Айнур Галимуллин мәктәпкәчә яшьтәге балаларның талантларын югары бәяләде. Балалар алдан ук әзерләнделәр һәм шулай ук янгын проблемасын ничек күрүләре турында рәсемнәр ясадылар, аларны күренеп торган урында урнаштырдылар.

Тамашадан соң Саба һәм Теләче районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы балалар белән әңгәмә корды һәм эвакуация үткәрде. Балалар бакчасы мөдире һәм тәрбиячеләре куелган бурычка бик җитди карадылар һәм янгын турында сигнал алган вакытта эш-гамәлләрне бик яхшы башкардылар. ГТХМ хезмәткәре шулай ук балалар бакчасында җиһазландырылган янгын куркынычсызлыгы почмагын да югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International