11.40 сәгатьтә Казанның Короленко урамы, 58/1 адресы буенча төтенләү турында хәбәр килде.
Беренче янгын-коткару бүлекчәләре килеп җитүгә, складта бер катлы бинада янгын чыга.
Склад шәхси эшмәкәрнеке.
Янгын мәйданы 405 кв. метр тәшкил итте.
Барлыгы РГХС: 95 кеше, 25 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ - 72 кеше, 18 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Янгынның сәбәбе ачыклана.