Бүген, 17 ноябрьдә, Идел акваториясендә "Зөя" табигатьне саклау тыюлыгы янында, көзге боз астында бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд узды.
- Зөядә нибары 5-6 сантиметр, Иделдә, урыны белән боз калынлыгы 3-4 см. Тик беренче салкыннар боз астында тотарга яратучыларны рухландырды, һәм алар, тормышларын куркыныч астына куеп, елга бозына да бардылар инде, - дип сөйли КСДИ Үзәгенең Яшел Үзән бүлеге башлыгы Сергей Евсеев.
Балыкчылар җитәрлек. Бер-ике сәгать эчендә генә дә башкарма комитет вәкилләре 10 беркетмә төзеде. 7 сантиметрдан кимрәк булган бозга чыгу 1,5 меңнән ике мең сумга кадәр штраф салына.
Балыкчыларга листовкалар тараталар һәм профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.
Олыларга карап, балалар бозны ныклыкка сынарга ашыга.