Яр Чаллыда торакта янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында профилактик рейдлар уза

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Айлык кысаларында Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, БИЯҖ, полиция һәм социаль яклау инструкторлары халыкка янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиткерәләр, белешмәлекләр тапшыралар һәм инструктажлар үткәрәләр, шулай ук автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыралар.

ГЭС бистәсендә килене һәм оныгы белән өлкән яшьтәге ханым яши торган фатирда дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары өлкән яшьтәге ханымга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында гына искә төшереп калмадылар, бүлмәләрдә автоном янгын хәбәрчеләре дә урнаштырдылар. Мондый датчикларга хатын-кыз бик шат иде. Өлкән хуҗабикә сөйләвенчә, килен өйдә спиртлы эчемлекләр эчә, тәмәке тарта һәм шуның аркасында фатирда әйберләр кабына.

- Фатирда мондый хәбәр итүчеләр һичшиксез кирәк, чөнки сүндерелмәгән тәмәке төшәр, кайда кабыныр, чыбык кыска яки электр лампочкасы яныр, - дип үз фикерен белдерде 82 яшьлек Сания Шәрәфиева.

Беренче чиратта ГТХМ хезмәткәрләре авыр хәлдә булган гражданнарга: күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар бирә. Мондый чаллылыларның исемлеге социаль яклау идарәсе хезмәткәрләреннән килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International