Ватанны саклаучылар көне алдыннан коткаручылардан мавыктыргыч дәрес

2021 елның 20 феврале, шимбә

Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара гражданнар оборонасы көне алдыннан Казан коткаручылары 1 нче урта мәктәп укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Беренче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр укучылар мәктәптән тыш дәресне күзәттеләр. Аларга карар һәм коткаручылардан өйрәнерлек нәрсәләр бар иде.
Беренче эш итеп укучыларга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре төрле конструкцияләрне сүткәндә дә, юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетергәндә дә коткаручыларның көндәлек эшендә куллана торган авария-коткару инструментының мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Ә аннары альпинист кирәк-яраклары белән ничек эшләргә кирәклеген бик мавыктыргыч итеп күрсәттеләр. 
Әлеге гамәли дәрес ярдәмендә укучылар үзләренә генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләргә дә җаваплы карарга өйрәнә. Ә коткаручылар белән дуслыкны без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез, һәм киләсе очрашу яз көне булыр дип өметләнәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International