Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре «Җиңү диктанты» Халыкара тарихи акциядә катнаштылар

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 2021 елның 29 апрелендә, бөтен Россия һәм чит илләрдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант уза. «Җиңү диктанты»н язуда укытучылар составы, Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Уку үзәге хезмәткәрләре, үзенең җитәкчесе Мансур Кантемиров белән бергә, Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә килгән Үзәк тыңлаучылары актив катнашты. Бөтенроссия диктанты Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Уку классефында парталар артына педагоглар һәм ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Уку үзәге хезмәткәрләре утырды, ә үзәкнең актлар залында үз теләкләре белән Бөек Ватан сугышының героик тарихы, аның бөек даталары һәм көрәшләре белән тагын бер кат очрашырга карар иткән барлык тыңлаучылар урнаштырылды.  45 минут дәвамында катнашучылар диктантның 25 соравына җавап бирделәр, шул ук вакытта кәрәзле телефоннардан һәм белешмә материалдан файдаланырга ярамый иде.

- Бүген Безнең Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең уку үзәге күрше төбәкләрдән, Марий Эл, Чувашия, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән тыңлаучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктантта катнаша. Һәм мин ышанам ки, без аны лаеклы язарбыз, - дип сөйләде интервьюда ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Уку үзәге җитәкчесе Мансур Кантемиров.

Бөек Җиңүгә багышланган әлеге акциядә башлангыч мәгълүматларга караганда гына да Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ике йөздән артык хезмәткәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International