ГТХМ хезмәткәрләре Спас районында бәйрәм чараларының куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Спас янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре Спас районында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көненең дини бәйрәменең иминлеген тәэмин иттеләр.
Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1099 ел тулу уңаеннан оештырылган дини бәйрәмгә 20 меңнән артык кеше килгән. Алар арасында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән мәртәбәле кунаклар, катнашучылар һәм туристлар бар. Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар иде. Татарстанның һәм Россиянең беренче затлары 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча фикер алыштылар.

Тантаналар уздырыла торган объектларда, шулай ук Идел елгасы акваториясендә бәйрәм чараларының иминлеген тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМның 22 хезмәткәре җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International