Россия ГТХМ федераль янгынга каршы хезмәтенең 62 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре «Кама Артек» лагерендә тәрбияләнүчеләрне карадылар. Мондый күчмә чара күркәм традициягә әверелә. Янгын сүндерүчеләр балаларга җәйге вакытта янгын куркынычсызлыгы һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр. Тәрбияләнүчеләргә порошоклы ут сүндергеч куллану һәм янгын кәүсәсендә эшләү мөмкинлеге биреп, янгын сүндерүче булу мөмкинлеге бирделәр. Саубуллашканда Кама "артекчылары" суыкландыргыч душ алды.
Илнар АБУКАЕВ