ГТХМ хезмәткәрләре Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннары куркынычсызлыгын тәэмин итәләр

2021 елның 4 сентябре, шимбә

2021 елның 4-11 сентябрендә Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннары, ә 8-10 сентябрьдә «Россия - спорт державасы» Халыкара спорт форумы узачак. Россия ГТХМ хезмәткәрләре бу чараларның иминлеген тәэмин итүдә катнашалар.
Уеннар барган объектларда Россия ГТХМ үзәк аппаратының эш төркеме вәкилләре Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җаваплы вазыйфаи затларының Берләшкән иминлек пунктларында, шулай ук вакытлыча янгын-коткару постларының дежурлыгын тикшерүгә аерым игътибар бирәләр.
Исегезгә төшерәбез, БДБ илләренең беренче уеннарын ачу тантанасы иртәгә, 4 сентябрьдә 19 сәгатьтә Универсиада авылындагы флаглар аллеясында узачак. Ярышларда 10 ил спортчылары катнашачак. Уеннарда катнашу өчен 1273 спортчы һәм команда составында 413 рәсми зат, 1074 волонтер, 455 судья һәм рефери килер дип көтелә. Ярышлар 16 спорт төре буенча үткәреләчәк. Ярышларны уздыру барышында 17 төп объект җәлеп ителәчәк, аларның 10сы-спорт, 3се-катнашучыларны урнаштыру өчен төп объект, 3се-транспорт инфраструктурасы объекты һәм 1се-өстәмә объект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International