Бөтен ил буенча Россия ГТХМ башлыгы истәлегенә янгын сиреналары яңгырады
Россия ГТХМда гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевны искә алдылар. Владивостоктан алып Калининградка кадәр Мәскәү вакыты белән 17.30 сәгатьтә барлык янгын сүндерү частьләрендә һәм коткару үзәкләрендә янгын сиреналары яңгырады.
Шулай итеп, Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары геройларча һәлак булган Россия гадәттән тыш хәлләр министры истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.
Акциядә 1530 кеше һәм 482 берәмлек техника катнашты.