Россия ГТХМда иң яхшы янгын сүндерүчене һәм илнең каравыл башлыгын сайладылар. Җиңүчеләр арасында - Әлмәт хезмәттәшләре

2021 елның 24 сентябре, җомга

Федераль янгынга каршы хезмәтнең 11 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүче-коткаручысы эчке хезмәт өлкән сержанты Владимир Кожеманов Россия ГТХМ ның «иң яхшы янгын сүндерүче» Бөтенроссия конкурсында абсолют җиңүче булды. Каравыл башлыгы эчке хезмәт өлкән лейтенанты Денис Леонтьев Россия ГТХМ ның «иң яхшы каравыл башлыгы» Бөтенроссия конкурсы финалында өченче урынны яулады.
Иң яхшы янгын сүндерүче һәм янгын часте каравыл начальнигы пәнҗешәмбе көнне Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә тәмамланган һөнәри осталык конкурсы барышында билгеләнде.
Җиңүчеләргә медальләр һәм кубоклар тапшырылды. Аларны шулай ук декабрьдә «Батырлык йолдызлыгы» фестивалендә дә хөрмәтләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International