10 октябрьнең беренче яртысында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар Минзәләдәге авиакатастрофа урынында эшләрне төгәлләделәр

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Марат Шиһапов билгеләп үткәнчә, 11:06 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар кешеләрне самолет салоныннан чыгару эшләрен төгәлләделәр. Шуның белән коткару операциясе төгәлләнде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эшләрен башлап җибәрде.
 Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең кайнар линиясенә (843) 288-46-53) 100дән артык мөрәҗәгать керде. Россия ГТХМ психологлары һәлак булганнарның туганнарына ашыгыч психологик ярдәм һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International