Камада вездеход белән баткан ир-атны коткардылар

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

13 декабрь иртәсендә 112 номеры буенча Лаеш шәһәре янында Кама елгасында боз ярылып баткан мото-вездеходтагы кеше турында хәбәр килде.
Лаеш шәһәренең вакытлыча коткару посты хезмәткәрләре, «Хивус-6» һава мендәрендәге судноны кулланып, 1968 елгы ир-атны коткардылар.
Һәлакәтнең сәбәбе - боз әле формалашмаган. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда автомобиль транспортының бозга чыгуы тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International