Бүген Казаннан Ростов өлкәсенә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дон коткару үзәге карамагына Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсеннән КамАЗ борт тентланган йөк автомобиле җибәрелде. Дежур смена составында зур стажлы 3 тәҗрибәле машина йөртүче бар. Ай дәвамында аларга Ростов өлкәсенең бүлү үзәгеннән Донецк Халык Республикасына гуманитар ярдәм йөкләрен ташырга туры киләчәк.