Коткаручылар яшь армиячеләрдә кунакта

2022 елның 2 августы, сишәмбе

    Коткаручылар «яшь армеец»хәрби-патриотик лагерь бинасы каршындагы урамда үз җиһазларын һәм техникасын җәйделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан килгән кунаклар үз хезмәте турында, аларга кайда һәм нинди юл-транспорт һәлакәтләренә чыгарга туры киләчәк турында сөйләделәр. Аннан соң яшь армиячеләрне төрле һәлакәт нәтиҗәләрен бетергәндә нинди авария-коткару җиһазлары кулланылуы белән җентекләп таныштырдылар. 
    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре батучыга коткару чарасын ничек дөрес итеп ташларга һәм башка кешегә коткару жилетын ничек киендерергә кирәклеген күрсәтте. Шул ук вакытта балаларга суда үз-үзеңне тоту турында да искәртергә онытмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International