10:10, 5 августта Казанда Киндери бистәсендә склад бинасында янгын турында хәбәр килде.
Чакыру урынына беренче янгын бүлекләре килеп җиткәнгә 500 кв. метр мәйданда ачык яну булган. Бинаның гомуми мәйданы 900 кв. метр тәшкил итә.
Янгын сүндерүчеләрнең батырлыгы һәм профессионализмы аркасында утның зур зыянын һәм таралуын булдырмый кала алдылар.