Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре ике берәмлек янгын техникасы һәм Лисичанск шәһәренең янгын сагы бүлекчәләре ихтыяҗлары өчен кирәкле янгын-техник корал тапшырдылар. Янгын сүндерү машиналары һәм милек Ростов өлкәсенә китерелде, анда аларны кабул итүче як вәкилләре алды.
Техника белән автопоездны Казаннан җибәрү көнендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, Луган Халык Республикасының Лисичанск шәһәренә гуманитар йөкнең чираттагы партиясе Россия ГТХМ үтенече һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге карары буенча җибәрелгән.