Янгын турында хәбәр 2 декабрьдә 01 сәгать 13 минутта килде. Биектау районындагы «КАПО-2» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә дачаларның берсе янды.
Янгын бүлекчәләрен әлеге бакчачылык ширкәтендә сакчы булып эшләүче ир-ат каршы алды. Төнлә ул 2020-нче елның сентябрендә үз бакчасында урнаштырган автоном янгын хәбәрчеләре сигналыннан уянды.
Килгән янгын сүндерү бүлекчәләре янгынны тулысынча бетерделәр. Янгынның башлангыч сәбәбе-веранда бүлмәсенең электр челтәрендә кыска ялганыш.