Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү-күзәтчелек органнарының гына түгел, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең дә бурычы

2022 елның 16 декабре, җомга

    Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
    Утырышта ике мәсьәлә каралды:
    "Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында халыкның комплекслы иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында"
    "Йорт эчендәге газ җиһазларын һәм көнкүреш газ баллоннарын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында".
    Комиссиянең чираттагы утырышын ачып, Рөстәм Нигъмәтуллин, республика халкы өчен кышкы каникуллар булган яңа ел бәйрәмнәре – бәйрәм, ә бөтен РГХС системасы өчен киеренке көннәр, дип искәртте.
    Министрлар Кабинеты карары белән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге карар нигезендә яңа ел бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексы билгеләнгән.
    Махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу адм. штрафка китерә:
    гражданнарга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;
    вазифаи затларга - 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
    юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы затларга-60-80 мең сум;
    юридик затларга-400дән 800 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International