Казанда ике кеше пиротехникадан зыян күргән. Аларның берсе 7 яшьлек бала

2023 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

    Бу хакта бүген Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны Илнар Рәхмәтуллин бәйрәм фейерверкларын куллану белән бәйле хокук бозуларны ачыклау буенча полиция хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейд вакытында хәбәр итте.
    Профилактик әңгәмәгә кызыксыну белдергән барлык гражданнарга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәләр, шулай ук бәйрәм салютларын кайда һәм нинди шартларда эшләтеп була икәнлеге турында төгәл аңлатмалар бирделәр.
    2022 елның 31 декабреннән башлап һәм бүгенге көндә Казанда пиротехник эшләнмәләрне тиешле булмаган урыннарда куллану өлешендә 14 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Әлеге хокук бозулар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы башкаласында ике кеше зыян күрде, 7 яшьлек бала һәм өлкән яшьтәге ир-ат.
    Мондый рейдларны ДЯХ хезмәткәрләре көн саен республиканың барлык шәһәр һәм районнарында массакүләм ял итү урыннарында үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International