Елгаларда су биеклеге куркыныч күренеш тамгасына җиткәч 2024 елның язгы чорында су басу мөмкин булган зоналарны фаразлау

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесеның фараз мәгълүматларына һәм статистик мәгълүматларга караганда, 2024 елда язгы ташу торышын үстерүнең мөмкин булган сценариена караганда, 13 муниципаль берәмлектә 32 торак пункт (1003 йорт, 2335 кеше) территориясендә 10 елга су басу куркынычын тудыра. Бу - Кубня, Карл, Казанка, Берсут, Шошма, Урюм, Бирлә, Чишмә, Ык һәм Кече Чирмешән елгалары бассейннарында урнашкан торак пунктлар территорияләре, атап әйткәндә:

Азнакай муниципаль районында - 1 торак пункт (Тумутук) территориясендә 11 кеше яши торган 9 йорт;

Әлки муниципаль районында - 2 торак пункт (Иске Тумба, Иске Камкино) 64 территориясендә кеше яши торган 33 йорт;

Арча муниципаль районында - 2 торак пункт (Кәче, Кече Төрнәле) территоиясендә 10 кеше яши торган 4 йорт;

Баулы муниципаль районында - 2 торак пункт (Уба, Исергапово)  территориясендә 396 кеше яши торган 201 йорт;

Балтач муниципаль районында - 3 торак пункт (Балтач, Борнак, Кариле) территориясендә 342 кеше яши торган 127 йорт;

Буа муниципаль районында - 1 торак пункт (Ембулатово) территориясендә 6 кеше яши торган 3 йорт;

Биектау муниципаль районында - 7 торак пункт территориясендә (Чубарово, Чыпчык, Тимофеевка, Иске Бөреле, Байкал, Бөриле Зверосовхозы, Коркачык) 765 кеше яши торган 257 йорт;

Яшел Үзән муниципаль районында - 1 торак пункт (Татар Танае) территориясендә 64 кеше яши торган 23 йорт;

Кайбыч муниципаль районында - 5 торак пункт территориясендә (Турминское, Борындык, Федоровский, Беляево, Мәлки) 144 кеше яши торган 84 йорт;

Мамадыш муниципаль районында - 2 торак пункт территориясендә (Түбән Әрнәш, Кук-Чишмә) 23 кеше яши торган 19 йорт;

Лениногорск муниципаль районында - 2 торак пункт (Сугуш, Каркали) территориясендә 199 кеше яши торган 106 йорт;

Яңа Чишмә муниципаль районында - 2 торак пункт территориясендә (Яңа Чишмә, Архангельск бистәсе) 146 кеше яши торган 57 йорт;

Ютазы муниципаль районында - 2 торак пункт территориясендә (Әбсәләм, Иске Урыссу) 165 кеше яши торган 80 йорт.

Әлеге мәгълүмат урыннарда чаралар күрү өчен муниципаль берәмлекләр башлыклары адресына җибәрелгән.

Язгы ташу процессларының нормаль үсеше шартларында күпчелек сулыкларның язгы ташу суның максималь дәрәҗәсе 16-77 см га югары булыр дип көтелә. Карла елгасында көтелгән суның биеклеге (475-595 см) куркыныч биеклектән югарырак булырга мөмкин (594 см). Кубня һәм Берсут елгаларында көтелгән су биеклеге (410-430 см һәм 325-395 см) куркыныч биеклекләргә якын булырга мөмкин (433 см һәм 398 см). Кече Чирмешән һәм Шешма елгаларында да көтелгән суның биеклеге (820-880 см һәм 515-585 см) шулай ук куркыныч дәрәҗәләргә якын булырга мөмкин (895 см һәм 596 см). Ташкыннарның үсеш характеры, аның интенсивлыгы кар эрү чорында һава шартларына турыдан-туры бәйле булачак.

Үсешнең авыр сценарие шартларында су басу зонасында калган торак пунктлар саны 73 кә кадәр үсәргә мөмкин. Язгы ташу үсешенең иң начар сценариена карамастан, республика территориясендә су басу мөмкинлеге булган зоналарга 220 торак пункт керә, аларда 13 636 кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International