Ял итүчеләргә урман янгыннарның куркынычлыклары турында сөйләделәр

2014 елның 9 августы, шимбә

Россия Федерациясе территориясендә урман янгыннарның күбәйгәне Татарстан Республикасы урманнарында һәм урман паркларында янгын куркынычсызлык хәле турында борчылу өчен бер сәбәп булды. Бертуктаусыз эсселек һәм кеше факторы табигый урыннарда янгыннарның төп сәбәпләре. Шуңа күрә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе янгыннарны булдырмау буенча өстәмә чаралар кабул итте.

Шул чараларның берсе – халык арасында профилактика. Бүген Лебяжье күле янындагы урман паркында ял итер өчен урын тапкан гражданнарны Казан ш. Киров районының надзор эшләр бүлеге инспекторлары урман янгыннары турында кисәтте. ГТХМ хезмәткәрләре ял итүчеләргә янгынга каршы истәлекләр өләште һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Казан ш. Киров районының надзор эшләр бүлек башлыгы Рашид Сафин сүзләренчә, бүгенге рейдта гына ОНД инспекторлары илледән артык кеше белән әңгәмә үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International