Элекке тулай торакта зур янгын чыкты

2010 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе
 

24 гыйнварь көнне 23 сәг. 40 минутта Казан шәһәре, Вахит районының Кави Нәҗми урамында 10нчы  торак йортның  өченче катыныда янгын чыкты. Янгын сүндерү сагына  әлеге янгын турындагы хәбәр соң килү аркасында, беренче янгын сүндерү расчетлары килгән вакытта йотрның  өченче катты ялкын эчендә була. Тиз арада килгән Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең  федераль янгынга каршы янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә янгынның масштабын һәм характерын билгеләделәр. Янгынга дүртенче югары номер бирелде. 27 кеше коткарылды,  бер кешене 1954 елгы Карпова Г.Н. Республиканың клиник хастаханәсенәсенә алып киттеләр. Янгын чыккан урынында   Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәннән - 93 хезмәткәр, 27 янгын сүндерү техника, шәһәр хезмәтеннән – 47 кеше һәм 14 техника эшләде.

 Әлеге йорт 1887 елда төзелде. 2005 елда йорт  тулай торак  категориясеннән муниципаль торак йортка күчерелде. 43 бүлмәләрендә 61 кеше яшәде, шуларның берсен хастаханәгә илттеләр, 50кешене Вахит районының администрациясе  “Татарстан ”  кунакханәсенә урнаштырды, калганнары исә туганнарында калдылар. Әлеге йортта чорма  һәм өченче кат янды. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International