“Казан-Шәмәрдән” юлында “Ситроен” микроавтобусы белән “Хёндэ” җиңел автомобиле бәрелгән

2016 елның 26 июне, якшәмбе

9 сәгать 40 минутта “Казан-Шәмәрдән” юлының 86 нчы километрында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. Нәтиҗә буларак, сигез кеше һәлак булган (аларның икесе “ашыгыч ярдәм” машинасында, берсе хастаханәдә үлгән). Урынга Саба һәм Теләче янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының ике оператив төркеме, ГИБДД һәм ашыгыч ярдәм чыккан.

Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерер өчен тартылган: 32 кеше, 10 берәмлек техника, шул исәптән Русия ГТХМ нан 11 кеше, 3 берәмлек техника (ЗПСО №4, ПСЧ-134, ПСЧ-129).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International