Күнегүләрнең легендасы буенча ураган буларак куркыныч метеорологик күренешләр комплексы үткәнгә күрә көтү залында түбә корылышлары өлешчә җимерелгән. 40 кеше зыян күргән. Өемнәрнең күләме 250 кубик метр тәшкил иткән. Урыны белән янып китүләр янауы булган иде. Шундый сценарий буенча бүген Казан шәһәренең идарә итү органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән биш көн эчендә үткәрелә торган команда-штаб күнегүләренең беренче этабы башланган.