Татарстанда ГТХМ хезмәткәрләре ябалакны коткарган

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Кыргый кош 29 нчы гыйнварда Лениногорск шәһәрендә бер өйнең ишегалдында килеп чыккан. Сынган канат аркасында өчып китә алмый торган ябалакны өй торучылары күргән. Алар табылдык турында районның бердәм кизү диспетчер хезмәтенә хәбәр иткән. Яраланган көш ярдәменә эзләү-коткару хезмәтенең 7 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары килгән. ГТХМ хезмәткәрләренә калын перчаткалар белән ябалакны салмак тотар өчен 20 минут кирәк булган. Отряд бинасына кадәр ул коткаручысының кулларында тыныч барган. Анда зыян күргән кошны ветеринар көтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International