Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков бүген Казан вертолет заводында булган. Предприятие директоры Вадим Лигай федераль министрга завод буенча экскурсия үткәргән һәм коткаручыларга кызык булырга мөмкин вертолет моделләре белән таныштырган. Шулай да Русия ГТХМ башлыгын “Вертолеты России” холдингының генераль директоры Андрей Богинский каршылаган. “Ансат” вертолетлар сериясе Владимир Пучковның аеруча кызыксынуын тудырган, ул авиация предприятиесе белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнә.