Бәйрәмдә Үзәк федераль округында Русия Федерациясе Президентының тулы хокуклы вәкиле урынбасары Николай Овсиенко, Русия ГТХМ үзәк аппаратының вәкилләре, Русия Федерациясенең Үзәк һәм Идел буе федераль округларының субъектлары буенча Русия ГТХМ Баш идарәләренең башлыклары, ветераннар һәм хөрмәтле кунаклар булган. Бүген Русия ГТХМ Үзәк региональ үзәгенең канаты астында 31 баш идарәсе. Бу гадәттән тыш хәлләр һәм төрле һәлакәтләр вакытында 600 меңнән артык кешене коткарган меңләп янгын сүндерүче һәм коткаручы.