Татарстан ирекле янгын сүндерү хезмәте үсүендә яңа адым

2017 елның 11 июле, сишәмбе

“Татарстан Республикасында ирекле янгын сүндерү хезмәте турында” һәм “Янгын иминлеге турында” законнарына үзгәрешләр кертмәкче булган законнар проектлары ахыргы укуда карап тикшерелгән һәм кабул ителгән. “Татарстан Республикасында ирекле янгын сүндерү хезмәте турында” закон проектын Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин китергән. Законлык һәм хокук тәртибе комитетының рәисе урынбасары Рафил Ногманов парламентарийларны комитет карары белән таныштырган. Аларга беренче һәм өченче укуда закон проектын кабул итәргә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International