Шәхси мунчада хатын-кызны һәм аның кыз балаларын үлгән килеш тапканнар

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

27 августта 22.00 дә Лениногорск муниципаль районы Петропавловка торак пунктында шәхси мунчада 3 кеше, шул исәптән 2 бала, исергәннәре турында хәбәр килгән. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килүгә мунчада өч үлгән кеше табылган – 1982 елгы хатын-кыз һәм аның 2012 елгы һәм 2008 елгы кызлары.

Алдагы симптомнар ис газынанн исерү турында белдерә: күңел болгану яисә косу, авызда баллы тәм, чигәләрдә тибү, ориентация бозылу, баш әйләнү, хәлсезләнү, баш сызлау, күздән яшь агу, коры ютәл. Әгәр шундый симптомнар булса, мунчадан чыгарга ашыгыгыз. Урамга чыгып, актив рәвештә тирән сулагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International