Бүләк итү Казан Кирмәненең Туп ишегалдында булган. Гадәттәгечә Республика көне алдыннан анда Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тантаналы бирү чарасы үткәрелә. Котлау сүзләрендә Рөстәм Миңнеханов барлык җыелган кешеләрне киләсе бәйрәм белән тәбрикләгән һәм эштә сизерлек казанышлар һәм нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдергән. Искә төшереп, Эдуард Илларионов 2017 елның 24 мартында Казан дары заводында склад бинасында зур янгынны сүндергә вакытта авыр яралар кичергән.