Министр вәкаләтләре

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән законда каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнгән һәм вазыйфадан азат ителгән Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры җитәкчелек итә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 30 декабрендә 614 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы турында” нигезләмәсе.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшен оештыра;
  • Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләнгән бурычларны һәм функцияләрне үтәүдә шәхси җавап тота;
  • министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;
  • Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләрне һәм бүлекчә җитәкчеләренең хезмәт вазыйфаларын раслый;
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры тарафыннан карау өчен гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча закон проектларын һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актларын, шулай ук, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрен билгеләнгән тәртиптә кертә;
  • Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы һәм аңа буйсынган идарә һәм бүлек органнарындагы гади хезмәткәрләрне һәм башлыкларны хезмәттән китү яки бүләкләү өчен билгеләнгән тәртиптә тәкъдим итә;
  • гади хезмәткәрләрне һәм башлыкларны вазыйфага билгели һәм хезмәттән азат итә, аларны бүләкли;
  • аерым уңышларга ирешкән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аңа буйсынган идарә һәм бүлек органнарындагы гади хезмәткәрләрне һәм башлыкларны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләү өчен билгеләнгән тәртиптә тәкъдимнәрен кертә;
  • Үзенең компетенциясе кысаларында министрга буйсынган гади хезмәткәрләрне һәм башлыкларны, аларның гаиләсен хокукый һәм социаль яклау мәсьәләләрен хәл итә;
  • Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органы һәм башкарма хакимият федераль органнарының башка идарә итү органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары арасында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча хезмәттәшлекне булдыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International