Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
10.09.2017 ел 17.10 Тукай МР, Боровецк урманы.
МЧС коткаручылары урманда гөмбә җыйган вакытта адашкан 1981 елгы, 1982 елгы хатын – кызларны һәм ике баланы 2007 елгы малайны, 2005 елгы кызны табалар. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96