Әлеге чикләү 2018 елгы FIFA Дөнья футбол чемпионатын үткәргәндә кешеләр гомеренең иминлеген тәэмин итү максатларында кертелә. Аз сыешлы судноларны, шулай ук җилкәнле, ял итү, спорт судноларны, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләрне куллануга тыю Казансу елгасының өлешләрендә 16 июньнән 15 июльгә кадәр билгеле бер чорларда билгеләнә.