Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән бакча йортлары – 1, каралтылар – 1, мунчалар – 1, транспорт чаралары – 1, авыл хуҗалыгы йортлары – 1, башка объектлар – 1, кулланылмый торган объектлар – 1. 1 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут төртү – 1, башка сәбәпләр – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 1, эзләүгә – 1, боздагы һәлакәтләргә – 4, башкаларга – 1. Профилактика эшләренә – 16 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96