«Торак-2019» операциясе дәвам итә

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары социаль яклау бүлеге вәкилләре белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган балалар яшәгән гаиләләрдә “кунакта” булдылар. Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин өйдәгеләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында искәртте.

Саба районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы гади саксызлык аркасында килеп чыккан янгыннарга игътибарны юнәлтте. Әйтик, шәхси йортларда азык-төлек яну очраклары аз түгел. Шуңа бәйле рәвештә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре кухняда беренчел янгын сүндерү чаралары булдырырга киңәш итә. Караучысыз калган, хәтта кыска вакыт эчендә дә электр приборларының янгын сәбәбе булырга мөмкин. Әңгәмә ахырында Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы халыкка янгын сагы номерын искә төшерде һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча белешмәлекләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International