ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Яр Чаллыда №55 янгын бүлеге территориясендә газ һәм төтен саклау хезмәте звенолары арасында утыз бишенче республика ярышлары үтте. Бу ярышлар хезмәт вазифаларын башкарган вакытта вафат булган янгын сүндерүчеләренә багышлнган. Ярышлар газ һәм төтен саклау хезмәте звеноларының профессональ хәзерлек дәрәҗәсен билгеләр өчен һәм звено составында янгын сүндерүчеләр арасында көйле һәм төгәл хәрәкәтләрне формалаштырыр өчен оештырыла. Бу ярышларда 29 команда катнашты һәм алар теоретик һәм практик бүлекләр аша үтте.

Казан янында Кульсеитово авылы районында Идел буе федераль округы Россия ГТХМ кинология хезмәте эзләү-коткару расчетларының еллык сертификат сынауларының ачышы үтте. Идел буе регионнарының 44 кинологы дүрт аяклы дусларын яңача аттестатлар өчен җыелды. Бу мәртәбә Казан хезмәттәшләренә  Удмуртиядән, Башкортстаннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Пермьнән, Яр Чаллыдан, Тәтештән кинология расчетлары килде. Сынауларда хезмәт этләре осталыгын күрсәтеп хуҗасы белән гадәттән тыш хәл шартларда 2015 елда эшләргә рөхсәт алырга тиеш. Өрә торган коткаручылар һәр елны менә шундый җыелмаларда һөнәрчелеген расларга тиеш.

Яхшы гадать буенча һәр елны Азнакай муниципаль районы буенча надзор эшләр бүлеге, ТРО ВДПО районара Әлмәт бүлекчәсенең Азнакай участогы һәм ПЧ-87 хезмәткәрләре бергә мәктәп укучылары һәм педагоглары белән өйрәнү эвакуацияләр үткәрә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.  

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын,  технологик процесның дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, электр челтәрнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International