Казан су юллары һәм судночылык районы диспетчерыннан 24 октябрьдә сәгать 05:45 (мск) Татарстанның Кама Тамагы районында Идел елгасының 1380 нче км “Алтай” (йөксез) йөк теплоходы белән “Болгар” комсуыргычы бәрелеше турында хәбәр килде. Бәрелеш нәтиҗәсе буларак, ватык урыннар юк. Үлем һәм зарар күрү юк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 4 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылды.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, Лаеш районында коткару постын урнаштыруга – 1 тапкыр, ГИБДД рейдына – 1 тапкыр.