Нурания Каримовна Галлямова, Фания Каримовна Ульянова, Валентина Николаевна Бикбова һәм Ильсияр Ильгизаровна Сорокина ел саен Ш.С.Каратай исемендәге ТР МЧС Республика реабилитация үзәге стеналарында очрашалар. Аларны бер вакыйга берләштерә - хезмәт бурычын үтәгән вакытта аларның ирләре һәлак була. Мондый хәлләр көтмәгәндә, кинәт була. Гаиләләр өчен бу зур кайгы. Коткаручы көне, Янгынчылык көне, 8 Март һәм башка тантаналы чараларда һәлак булган янгынчыларның туганнары һәм якыннары күрешә, аралаша. Алга таба яшәргә, балаларны үстерергә, түзәргә бу көч бирә. Хәсрәт күргән гаиләләргә гел ярдәм күрсәтелеп тора. Гаиләләр МЧСтан санаторийларга, чит илгә путевкалар алалар. Алар белән бик актив психологик эш алып барыла.